«Мин ак ромашка бүләк итәм!»: бәйрәм акциясе (6+)
8
Июль 2022
Җомга
8 июль – Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу бәйрәм Россиядә 2008 елдан билгеләп үтелә. Гаилә бәйрәменең бик нәфис символы бар, ул – Россиядә иң танылган һәм таралган, борын заманнардан ук мәхәббәт символы булып саналучы ромашка. Бу көнне 10 нчы санлы китапханә каршында, үтеп баручыларны җылы теләкләре белән каршы алып, китапханәчеләр бәйрәм символы – ромашкалар таратты. Шуның өстенә, акциядә катнашучылар «Ромашкада юрыйбыз» кызыклы викторинасында катнашты, анда гаиләгә багышланган мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. |